КАРЕНДӘШ и. Кардәш, туган. Карендәш мәхәббәте бал-шәкәрдин Ләззәтледер, кыйммәтене белер булсаң. М.Колый. Якын карендәшләреннән мәхрүм улган Әсманы авылның игътибарлы кемсәләреннән саналмакта улган Йосыф бабай тәрбия итмәк улып ханәсенә алды. Р.Фәхретдин. Күренә ки, Сираҗетдин дөньяви һәм дини әхлак кануннары белән санашмый, җинаять юлына баса. ---. Үзе генә түгел, аның тирәсендә эш итүче бертуган карендәшләре Җамалетдин белән Камалетдин дә – дөньядан артта калган кешеләр. Н.Ханзафаров |