КАРДӘШЛЕК и. 1) Туганлык, нәсел, кан уртаклыгы. Габдулланы яхшы каршы алдылар. Бу каршылауда, ни әйтсәң дә, кардәшлек олылыгы сизелеп торды. Ә.Фәйзи.[Фәтхинең] Мәдинәгә бераз кардәшлеге дә бар бугай, диде Каюм. Ш.Камал

2) Кардәшләрдәге кебек якын мөнәсәбәт, үзара дуслык. Ирек, кардәшлек юлында һәр кеше булсын игез. Г.Камал. Гадәләт, туганлык, кардәшлек, закон һәм тәртип яклы кешеләр безнең исемлеккә тавыш бирсен! Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә