КАРДӘШ и. 1. 1) Бер нәселдән булган, туган кеше. Бикбулат мулла Гали байга кияү буладыр, мулланың хатыны Гали байның кардәше иде. М.Акъегет

2) Иптәш, дус. Кыен эшме? Әйе, кардәш, Эчтә әрнү, әр кала. Б.Рәхимова

3)күч. Уртак сыйфатлар, кызыксынулар буенча якын, үз кеше. Син миңа якын... Мин – синең җаныңның кардәше, игезәге... Г.Гыйльманов

2. с. мәгъ. 1) Туган тиешле, бер нәселдән булган. Кардәш телләр

2) күч. Дусларча мөнәсәбәттә булган, тугандаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә