КАРГЫШ и. Ләгънәт, каргау сүзе; үтә ачулы, үчле теләк. Сөйгәнгә алкыш, сөймәгәнгә каргыш. Мәкаль. Әни мәрхүмә китап алып, «Сак-Сок»ны көйли иде. Әниләренең каргышы төшкән, дип сөйли иде. Р.Хисмәт. Шушы җирдән киткән ерак юлга, Су анасы биргән алтын тарак, «Мескен булып торган өч йөз ел»га, Караңгыга, каргышларга карап. А.Гамил ◊ Каргыш алу Ниндидер начар гамәл кылып, каргалуга дучар булу. Кәбир үзе кыйнады, үзе сүгенде: – Мондагы муллалардан гына каргыш алуың җитмәгән, Казанга барып, Казан муллаларыннан да каргатасың килә икән! Ф.Хөсни. Каргыш төшү Каргыш нәтиҗәсе буларак, берәр бәлагә дучар булу. Эт каргышы бүрегә төшмәс, сычкан каргышы мәчегә төшмәс. Мәкаль |