КАРГА’У ф. Кемгә яисә нәрсәгә дә булса карата начар теләк теләү. Мулла белән улының ни турында сөйләшкәнен ишеткәч, ул түзмәде, еламсыраган бер тавыш белән каракларны каргарга кереште. М.Галәү. Халык каргаучы ЖКХдан алып дәүләт бәйсезлегенә кадәр бөтен очраклар буенча еллар сынавын узган Шагыйрь сүзенә юлыгасың. Ә.Ханнанов

Каргап алу Бераз гына каргау

Каргап кую Бер генә тапкыр, азга гынакаргау

Каргап бетерү Тәмам, бик ныккаргау; каргауны тәмамлау

Каргап тору Даими яисә әледән-әлекаргау; каргау хәлендә булу

Каргый бирү Бернигә карамастанкаргау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә