КАРГАНУ ф. 1) Кемне, нәрсәне дә булса каргап-сүгеп сөйләнү, сукрану; кемнедер, нәрсәнедер каһәрләү, ләгънәт уку. Фагыйлә абыстай әрнеп карганды: – Шул зимагурың белән рәхәт күрмәсәң иде... Ф.Яхин

2) Бик каты антлар итеп ышандырырга тырышу. Карга каргылдап, карак карганып котылыр. Мәкаль. Мәзин белән сөйләшеп куйганча, барысын да инкяр итәргә кереште. – Юк, знакум... Билләһи, ниту... сәбчим ялган! – дип карганды. М.Галәү

Каргана бирү Бернигә карамастанкаргану

Карганып алу Аз гына, тиз арада гынакаргану

Карганып тору Даими яки әледән-әле каргану; каргану хәлендә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә