КАРГА и. 1) Козгыннар семьялыгыннан елтыр кара яки шәмәхә кара каурыйлы урта зурлыктагы кош. Карга килсә, кар китәр.Мәкаль. Адашып калган хәлсез чебине сырып алган дәү каргалар кебек, аны [Һадины] биш-алты хатын-кыз урап алган. Каргалар башында дәү козгын керфексез күзле, юантык гәүдәле, беренче катта яшәүче инженер Сәйфуллин хатыны Өммегөлсем икән. А.Гыйләҗев. Агач башларында, кара кайгыларның тамгасы булып, каргалар каңгылдаша. Зират агачларына әллә каргалар гына куна микән? С.Зыялы

2) күч. Башкалар исәбенә яшәүче, әрсез, паразит кеше. Ил өстендә илле карга. Мәкаль.Монда Мифтах мулла дигән бер карга бар. Һ.Такташ

3) күч.Тиешсезгә нәфес сузучы кеше. Бер чибәррәк кыз булса, аңа күз салган әллә ничаклы каргалар буладыр. М.Гафури

4) күч. Почмак рәвешендә сызылган билге яки тамга. Ифрат мәсьәләне хәл итеп, кайбер паспортларга тәре билгесе, кайберсенә «карга» тамгасы салды.А.Расих

5) күч. жарг.Уен картасы (кәрт) билгеләренең берсе; пики. Ә бездә пикины «карга» дип тә йөриләр. «Карга валеты» дисәң, тагын да шәбрәк яңгырый икән, каһәр! Р.Мирхәйдәров

Карга бураны Кара каргалар килер алдыннан була торган бик көчле язгы буран, март бураны. Карга бураннары иңгән көндезләрдә. Р.Фәйзуллин. Күңелемә минем кага Бары карга бураннары. Ф.Мөслимова. Карга кары Эре булып ява торган, авыр бөртекле җепшек язгы кар. Һаваның салкынлыгына карамастан, карга кары өзлексез явып тора. К.Тинчурин. Карга җимгә төшмәс борын Бик иртә, таң атар-атмас. Карга җимгә төшмәс борын, кая болай кузгалдың, Шәйхи абзый? М.Хәсәнов. Карга мие эчкән Тиз оныта торган, бик хәтерсез, башсыз. Юк, булмас инде, булмас андый этләр. Эх, чүбек баш, эх, карга мие эчкән нәрсә! Ш.Еникеев. Карга канаты кебек Чем кара, шәмәхә төсмере булган һәм бераз ялтыраулы кара. Илдарның башында кечкенә козырёклы кепка булыр, читеннән карга канаты кебек җете кара чәче чыгып тора. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә