КАРБЮРА’ТОР и. фр. тех. Эчке янулы двигательләрдә сыек ягулык белән һава кушылып, янучан кушылма барлыкка килә торган узел. Ташлытаудан хат-хәбәр генә килеп торды: «Зәнәтиеләр бик авыр, инде кәлинвалларны өйрәнеп беттек, хәзер карбюратор белән магнето өйрәнә башлыйбыз...». М.Мәһдиев. [Фарис:] Карбюратор гына булса бер хәл. Бензин кәчәт итә торган насостан шлангы ычкынып, бөтен горючий агып беткән. Л.Лерон. Дәрес бара. Карбюратор. Ягулык белән һаваны бергә кушып өрдерүче җайланма. Ф.Яхин |