КАРБЫЗ и. 1) Кабакчалар семьялыгыннан үрмәләп үсә торган берьеллык үсемлек, бакча культурасы. Карбыз басуы

2) Шул үсемлекнең татлы эчле шарсыман зур җимеше. Карбыз эчендәге бәләкәй генә кара орлыкта да зур тарихи вакыйганы чагыштырып күрсәтү хасияте яшеренгән икән. С.Поварисов

Карбыз кабыгы ташлау Кемнең дә булса абруен төшерергә тырышу, хәйлә-мәкерләр белән комачау тудыру, аяк чалу. «Кешесен тапсаң инде», – дип мыскыллап та куя. Шулай итеп, Тимер очраган бер урында Фәсхинең астына карбыз кабыгы ташлый иде. Ф.Сәйфи-Казанлы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә