КАР-БУРАН җый. и. Кар һәм буран. Бер татар шагыйре әйтмешли, Сәйдәш кар-бураннар аша үзенең кара роялен тартып бара. Р.Низамиев. Җәһәннәмдәге буровойларга барып-кайту, бигрәк тә көзге-язгы юл өзеге айларында, кышкы кар-бураннарда интегүләр, вахта сәгатьләренә тиң өстәмә вакыт югалтулар... Мондый шартларда ничек укымак кирәк?! Ә.Сәлах. Яңгыр яварга яисә кар-буран булырга торса, ул ике-өч көн алдан авырый башлый. З.Зәйнуллин |