КАР БАЗЫ и. Азык-төлек һәм тиз бозыла торган ризыкларны саклау өчен махсус казылган һәм, гадәттә, җәйгелеккә боз яки кар салып калдырыла торган салкын баз. Нәрсә-кара кирәк булса, ул иренең күз карашыннан аңлый, ә дигәнче кар базына төшеп менә, чоланга йөгерә, соралган нәрсәне ялгышусыз китереп бирә. А.Гыйләҗев. Кар базы турысында, агач келәткә хәтле, коймага терәп утын әрдәнәсе өелгән. Р.Кәрами. Хуҗа хатын кар базыннан тозлы кәбестә һәм чүлмәк белән кәҗә сөте алып керде. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә