КАР БАБАЙ и. Кардан әвәләнгән өч түгәрәкне берсе өстенә берсен куеп ясалган фигура.Эре-эре карлар ява иде, шуңа күрә икебез дә кар бабайның үзе кебек ап-ак булдык. Р.Габделхакова. Урамга малай-шалай чыкса, ияреп уйнарга, кар бабай ясарга, окоплар өяргә әзер иде ул хәзер. К.Кәримов. Каршы искән җилләрне дә тансыклый икән күңел. Кабартылган кар бабайлар Ул инде бабай түгел... Г.Бәйрәмова |