КАРАЮ ф. сир. 1) Каралу, кара төскә керү 2) Керләнү, пычрану. Безнең өйдә хатын-кыз затыннан бер кеше дә булмаганга күрә, әйберләр тырым-тарагай ята башладылар. Идән карайды. Мич тирәсе чүп-чар белән тулды. М.Гафури Караеп бетү Бик нык караю, тәмам караю. Өйнең түбә такталарына яшел мүк чыккан, бүрәнәләре тәмам караеп беткән. Ә.Еники Карая төшү Берникадәр караю, тагын да караю.[Фатыйманың] кара күзләре тагын да карая төшкән кебек булды. И.Гази |