КАРАШУ ф. урт. 1) Бер-береңә карап алу. Тәрәзәләрдән карашыйк, Алтын балдак алышыйк. Җыр 2) Карарга, тәрбияләргә ярдәм итү. [Җәләй:] Ата-анасыз, туган-ырусыз тилмереп калган малайны карашып йөрүме, Шәмсәттәй? М.Фәйзи Карашып алу Тиз генә карашу. Габдрахман белән Зариф күзгә-күз генә карашып алдылар. А.Шамов Карашып кую Бер мәртәбә яки сирәк кенә карашу Карашып тору Гел карашу; хәзер карашу |