КАРАШТЫРУ ф. 1) Өстән-өстән генә яки бүленеп, артык зур игътибар бирмичә, туктап-туктап карау. [Гөлгенә:] Рәсимә апа иптәшләремнең лекцияләрен алып килеп тора. Караштырып барам ---. Ә.Сафиуллин 2) Тиз-тиз яки әледән-әле карау, күзәтү. Тик буфет урынында Кекин гастрономындагы сымаграк азык-төлек бүлеге урнашкан, имеш. Мин нәрсәдер караштырып йөрим. Җ.Дәрзаман. --- кайсы чатырлар кору өчен урын эзләргә, кайсы җиләк караштырырга урманга кереп китте. Ш.Бикчурин. [Такый] Утны караштыр, яме, Һәдия бит әле? Г.Якупова 3)Ашыкмыйча гына берәр эш башкару, нәрсәне дә булса хәстәрләү, әзерләү. Эзи белән авылы арасын Сабит капма-каршы уйларга уралып үтте. --- Йорт-җирләрен әз-мәз караштырасы иде... А.Гыйләҗев 4) Билгеле бер нәрсәне сатып алу һ.б.ш. ният белән эзләп, булдырырга тырышып йөрү. Ат караштырам дисеңме әле син, Хәйбулла дус? Бик шәп, бик шәп. Ш.Камал Караштыра башлау Караштырырга тотыну. Һади шуларның [башакларның] берсен тагын да ия төшеп, караштыра башлады. М.Хәсәнов. Хәлим шунда ук киемнәрен караштыра башлады. Г.Гыйльманов. [Зәлинә] Кичен алып кергән газетаны караштыра башлады. Ф.Тарханова Караштыра тору Караштыру процессында булу. Кибеткә керү белән ул [әтисе]: «Мин шылтыратып кына алам, ә син караштыра тор», – диде дә директор бүлмәсенә узды. Р.Юсупова Караштырып алу Тиз арадакараштыру Караштырып бару Даими караштыру. – Кая ул газеталар караштырып бару, – дип елмайды Шәүкәт. Ә.Хәсәнов Караштырып йөрү Караштыру хәлендә булу. Ул урам капкасыннан кергәндә, Рәхим ишегалдында эш-көш караштырып йөри иде. Ә.Моталлапов Караштырып тору Даими рәвештә яки әледән-әлекараштыру Караштырып чыгу Барысын да, берсен дә калдырмыйча караштыру. Башта зират очыннан башланган урамга күз салдым, Олы урам ягына да карадым. Тыкрыкларны да караштырып чыктым. Л.-Х.Таналин Караштырып яту сөйл.Караштыру хәлендә булу |