КАРАШ и. 1) Карау юнәлеше. Әмма шул аңсыз чагында, күз карашлары аша ятланып, күңеленә салып куелган табигать мизгелләре гөлт-гөлт итеп янып-балкып китә кебек. Г.Гыйльманов

2) Карау рәвеше, караудагы хис чагылышы, билгеле бер тойгы. Ник елмайдың, утлы карашыңны Йөрәгемә кадап, акыллым?! М.Җәлил. Борис сүзеннән тукталды да ачулы караш белән Андрейга текәлде. В.Имамов

3)Фикер йөртү рәвеше. --- аларның [киртәләрнең] иң зурысы – иске карашларга ябышып ятучы һәм үзләрен галим дип атаучы затларның яңарыш идеяләренә каршы чыгуы. А.Мәхмүтова

4) Чынбарлыкны аңлау, бәяләү; иҗтимагый чынбарлыкка мөнәсәбәт. Кешелегең синең һәр кешедә Шундый матур караш калдырды. З.Мансур. Эшкә сау караш белән карыйк. М.Җәлил

Караш ноктасы Кемнеңдер нәрсәдер турында фикере; ноктаи назар.Өченче схема, караш ноктасы буларак, әүвәл Г. Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» очеркында урын алып, аннары Г. Нигъмәти хезмәтендә уздырылды, соңрак Г. Халит хезмәтләрендә яклау тапты. Н.Хисамов.Караш ташлау Тиз генә яки мәгънәле итеп карап алу. Шул авылга таба ымлап, Газизәгә сораулы караш ташлады. Ә.Дусайлы. Дженни, тәмам уңайсызланып, күлмәк итәген төзәткәләде һәм егетләргә ялварулы караш ташлады. А.Тимергалин. [Борһан] Табак өстендәге ашъяулыкны ачып, егетләргә мыскыллы караш ташлады. М.Мәһдиев. Караш төшерү к. караш ташлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә