КАРАЧЫ и. тар. Алтын Урда һәм татар ханлыклары хөкүмәтендә диван әгъзасы, иң югары түрәләрдән берсе һәм шуның титулы. Акыллы карачы кара җирдән каек йөртер. Мәкаль. Акыллы карачы акыллы караны [гади кешене] хан итәр. Мәкаль