КАРАЧКЫЛ II с. 1) Күгелҗем кара, каракучкыл. Карачкыл чүл уртасында күкләргә ашкан саргылт колонналар, җимерек стеналар. М.Мәһдиев. Притыкино авылы янында зур гына бер күл бар.Ул бик карачкыл төстә. Я.Шәфиков 2) Үтә дә каратутлы (кеше йөзе тур.). Карачкыл йөзендәге ап-ак тешләрен җемелдәтеп, үпкә-сокта белдермичә генә, Шварценеггер көлеп куйды ---. Р.Вәли |