КАРАЧКЫ и. 1) Кырда, бакчада кошларны куркыту өчен куела торган, күбесенчә, кеше кыяфәтендәге куркыткыч. Хисам бабай – [баганага] аркылы таяк кадап, Иске-москы кидереп, Бик куркыныч иттереп Карачкы ясап куйды. Ш.Маннур. Аны [бүре тиресен] карачкы казыгына махсус кешеләргә күрсәтү өчен элеп куйгандыр. Л.-Х.Таналин. Каргалар да, тилгәннәр дә Гел куркышып беттеләр. Карачкыны әллә каян Әйләнеп үк үттеләр. Мөҗәһит 2) Кеше яки хайван формасында ясалган фигура, сөкәт. Иң элек еракта бер карачкы куеп, һәрберебез шул карачкыга төзәп атабыз. Кемнең угы кардан өеп ясалган шул карачкыга тими үтсә, ул кеше отылган исәпләнә. М.Гафури 3) Тышкы сызыклары беленер-беленмәс, томанлы гына булып күренгән караңгы шәүлә, тонык сурәт, тонык силуэт. Юлның әле бер ягында, әле икенче ягында күңелгә шом салып торган карачкылар хәзер инде салам өемнәре, печән чүмәләләре, ялгыз агачлар булып ачылалар. И.Салахов 4) күч. Ямьсез, шөкәтсез, килешсез кыяфәтле кеше яки берәр җан иясе. Алма кебек кызны бер карачкыга димләр хәлем юк. М.Фәйзи |