КАРАУЧЫ и. 1) Тәрбияләүче, карап-тәрбияләп үстерүче; тәрбияче. Балаларны гаилә коруга әзерлек эшен мәктәптән үк башлау аерылышуларның, караучысыз калган балаларның, ятимнәрнең кимүенә китерер дип әйтәсе килә. Мәгариф. Ләкин ул гел матур була бик аз вакыт, Караучысыз, ялгыз башы һәлак була. Ш.Мөдәррис 2) Хезмәт күрсәтеп торучы кеше, хезмәтче. Патшаның ат караучылары якын да килә алмый, байтал китерми. Әкият 3)Нинди дә булса объект һ.б.ш. төзеклеге, җыйнаклыгы өчен җавап бирүче, күзәтеп торучы кеше 4) Карап күзәтеп торучы кеше; тамашачы. --- телевизор караучыларның игътибарын җәлеп итәрдәй үткен тапшырулар ясарга тырыша иде безнең 3 – 4 кешедән торган иҗат төркеме. Безнең гәҗит |