КАРА’У I ф. 1. 1) Күзләрне билгеле бер нәрсәгә юнәлтеп, күреп, шул нәрсә турында билгеле бер мәгълүмат алу. [Гөлшәһидә] Сәгатькә карады. Дүрт тулып бишенче киткән ---. Г.Әпсәләмов. Илсөяр ялт итеп иелеп аска карады. Г.Гобәй

2) Тамаша итү. – Нәрсә сөйлисең син?! – дидем мин агарынып. – Нәрсә сөйлисең?! – Әле генә телевизордан кино карадык. Н.Акмал. Рәсемле китап карыйбыз Икәүләп энем белән. Сабантуй

3)Нәрсәне дә булсатикшерү, бәяләү. Ашның тозын карау

4) Авыруның яки авыруы бар дип уйланган кешенең хәлен тикшерү, ачыклау. Медпунктта Мансур иң элек пилотка ярдәм күрсәтте. Аннары мондагы авыруны карады. Г.Әпсәләмов

5) Хөкемгә кую, тикшереп, ачыклап хәл итү. Шәһәр төзелеше һәм социаль мәсьәләләр буенча депутат комиссияләрендә Владислав Гавриловның депутат мандатыннан азат итүләрен сорап язган гаризасын карадылар. Шәһри Чаллы

6) Аерым бер карашта тору, билгеле бер мөнәсәбәттә булу. Аның эшкә килмәвен, хәтта бер сәгать соңга калуын да күрми калмаслар иде, ә ул үзенә шикләнеп карауларын теләми. Р.Мирхәйдәров

7) Ниндидер бер фикердә тору. --- бу кыз моңсуланып, сагышланып, хәтта бераз гына үз итеп карый… Г.Гыйльманов

8) Тиешле тәрбия күрсәтү; тиешле хезмәт кую. [Вәлиулланың] Ялгызын бер хуторга китерделәр. Ат карау эшен йөкләделәр. Ф.Яхин

9) Билгеле бер эшне башкару, шул эшкә җаваплы булу. Сезнең вазифагыз бер генә: укымак, укымак, тагы укымак, әмма идарә, программа эшләрен мөгаллимнәр карар. Г.Ибраһимов

10) Берәр нәрсәне төзек яки җыйнак хәлдә тоту. Шулкадәр өлгермим, котчыккыч! Өйне дә карый алмыйм. А.Расих

11) Урын-җир, табын һ.б.ш. әзерләү. Сафия абыстай самавыр карарга, чәй урыны хәзерләргә кереште.А.Шамов

12) Нәрсәне дә булса эшләүне, башкарып чыгуны максат итеп, шуның хәстәренә керешү, җаен, мөмкинлекләрен эзләү. Николай Сәхиләнең бу халәтен бик тиз аңлап алды. Башы әйләнеп китүе – аны күреп каушап калуы икәнен аңлап, тизрәк чыгып китү ягын карады. Д.Каюмова

13) Ау корылмаларын, кош ояларын һ.б.ш. табыш бармы икән дип тикшереп чыгу. Күлнең бер як читендәрәк балыкчылар ишкәкләре белән суны шапырдатып, әрле-бирле йөриләр, кичтән салып калдырган нәрәтәләрен карыйлар.М.Гафури. [Гайшә:] «Бәлки, тавыкларым салгандыр, ичмасам, өч-дүрт йомыркадан тәбә ясармын», дип уйлап, абзарга оя карарга йөгермәк булды.Г.Ибраһимов

14) Билгеле бер тарафка юнәлгән, юнәлдерелгән булу. Төньякка караган, калын имән такталардан ясалган ачык капка янында, аклы-каралы итеп буялган шлагбаум кырында, кулында озын штыклы мылтык тоткан, култык асты сүтелгән ак толып кигән, шулай да ярыйсы гына өшегән олы яшьтәге мыеклы солдат таптана. З.Зәйнуллин

15) күч.Нәрсәгә дә булса бәйләнешле, шуңа мөнәсәбәтле булу, аның составында, эчендә тору. Ел фасыллары, табигать күренешләренә караган мәкальләр һәм әйтемнәр

16) күч.Иярү, охшарга тырышу, үрнәк алу

17) күч.Билгеле бер хәлне, мөһим факторны күз алдында тоту, исәпкә алу. Юрганыңа карап аяк суз.Мәкаль. Картлыгыма карама. Кирәк икән мин бүген дә солдат. Н.Исәнбәт

2. ярд. ф. функ. 1) Эшнең нинди дә булса тәҗрибә, сынау сыйфатында башкарылуы төсмерен белдереп килә. Нинди генә врачларга бармадылар да нинди генә әбиләрдән өшкертеп карамадылар Белла белән әнисе. Д.Булгакова. [Фәрит] Бераз тынычлангач, тозы тонсын дип куйган суын бер йотым гына кабып караган иде, шаккатты: су төчеләнеп калмасынмы! Ш.Алпар

2) Боерык фигыль формасында янау төсмерен белдереп килә. Җибәреп кенә кара, мәйтәм, яучыңның сөякләрен җыйнарга үзең килмәгәең. Г.Минский

3. кара ы. мәгъ. 1) Янау, шелтәләү төсмерен белдерә. Явыз хатын, кара, ни дип сөйләнә! Н.Исәнбәт. Кара, кара, моның да теле бар икән! М.Фәйзи. Кара безнең Шиһапны, хикәя яза башлаган! М.Җәлил

2) Гаҗәпләнү, үчекләү, соклану, игътибарны җәлеп итү өчен кулланыла; бак, баксана. Карасана, алмагач төпләре ап-ак булган: алмалар тәгәрәшеп ята. Г.Әпсәләмов. Бу хәлне бер яшь Тычкан күргәч, иптәшләренә хитабән: «Карагыз әле! Бу койрыксыз Күсе ни өчен безгә хөкем итә?» Г.Тукай. Күрше Фазлый, без бераз җыйганчы, әллә ничаклы җыйган да: Карагыз әле, алпавыт кебек булдым бит. Шушындый корсагың булса, ай-яй! дип тора. Г.Толымбай

Кара(гыз) аны Янау-кисәтү сүзе. --- Я, ярар алайса, сөйлим инде, әмма карагыз аны, мыскылдан булмасын. А.Шамов. [Галим:] --- Бу бит ЧП! Хәзер үк милициягә хәбәр итегез! Таптырыгыз малайны! Әгәр тапмасалар, карагыз аны! М.Маликова. Кара син аны Нәрсәнең дә булса көтелмәгәнрәк, гаҗәбрәк ягына игътибар иттерү өчен әйтелә. Кара син аны, нинди зур егет булган. Т.Гыйззәт. Кара син аны. Бүрене самолёттан гына «сугалар» диген, ә?.. Ә.Еники. [Мөнәвәрә] Кара син аны, ничек сөйләшеп, безне куркытып кысмакчы була. З.Зәйнуллин. Карар күзгә Беренче карашка, өстән генә караганда. Мәсәлән, җыр, гармун кычкырту яки карар күзгә тәүфыйклы гына бер егетнең --- бичара кызны чырылдатып кычкыртып җибәрүе моның ише вак-төякләрне кем исәпләп торган инде анда. Ф.Хөсни. Карар күзгә корсак Аллага шөкер күренә. А.Алиш. [Василь Шевченко] Карар күзгә дә бик килешле, баһадир бәдәнле егет, киң җилкәле, тулы гәүдәле. И.Салахов

Карап алу Тиз арада карау; күз төшереп алу. Җирән малай, иптәшләре көлеп туктагач, Габдуллага үз итмичә генә карап алды да: Уйнасаң, кузнаңны куеп уйна, диде. И.Нуруллин. Бабай, уйларымны сизенепме, күзләремә үтәли карап алды. Ф.Яхин

Карап бетерү Барысында, ахырга кадәркарау; карауны тәмамлау

Карап кую Бер мәртәбә яки сирәк кенә карау. Батрак ана, улын сагынганда, Карап куя шушы сурәткә. М.Җәлил. Ир, чынлап сөйлиме бу дигәндәй, аңа сәер генә карап куйды, аннан соң ашыкмый гына чишенә башлады. М.Кәбиров

Карап тору Күзне алмый, озаклап карау; өзлексезкарау. Малайлар карап тордылар-тордылар да таралдылар; мин бүген аларга катыша алмадым, өйгә кереп киттем. Г.Тукай. Алар... Алар җыйнап аналарны, Балаларны кырга кудылар. Казыттылар чокыр, ә үзләре Читтән көлеп карап тордылар... М.Җәлил

Карап үтү Өстән-өстән генә карау. Паларусов артель, коммуна, колхоз турындагы кечкенә китапларны бик өстән генә карап үтте. Г.Ибраһимов

Карап чыгу Башыннан ахырына кадәр карау.Үги әти белән Мингазый абый өйгә кереп идәннәрне, түшәмнәрне, мичне карап чыктылар. Н.Дәүли. Рюмкаларны чәкәштереп эчкәч, әлеге кәгазьне, изге бер мирас сыман кулдан кулга күчереп, яңадан карап чыктылар. М.Кәбиров

Карап яту сөйл. Карау хәлендә булу

Карый башлау Карарга керешү. Әхтәм абзый да урта кул балта остасы иде. Ул хәзер Гафинең тегермәннәрен карый башлады. Ш.Маннур

Карый бирү Бернигә игътибар итмәстән карау

Карый төшү Тагын дакарау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә