КАРАТУТЛЫ с. Тәнекояшта кызынып каралган яки тумыштан шундый булган (кеше тур.). – Мин тегү мәктәбендә укыйм, – диде каратутлы кыз. А.Алиш. Шул арада ишектән дәү генә бер кеше килеп керде. --- Хосусан, түгәрәкләнеп кырыккан чал сакалы, киң һәм каратутлы йөзе белән, ул төтен дулкыннары арасында әллә нинди «дию» кыяфәтендә булып күренә иде. Ш.Камал |