КАРАТУТ с. к. каратутлы. Врангель диюгә, нигәдер, каратут тәнле, ач яңаклы, карчыгадай кәкре борынлы, чыелдык тавышлы берәү күз алдына килә. Г.Бәширов. [Ания] Казахка тартым каратут түгәрәк йөзле, күмер күзле бер кыз. Р.Габделхакова. Комсыз каратут бу бәндәләр сатучы белән пышын-пышын сөйләштеләр дә әфлисунны әрҗәсе белән алдылар да куйдылар. В.Нуриев |