КАРАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. карау 2) Билгеле бер тарафка юнәлтү, юнәлдерү. Байроннарча, күлмәгенең ак якасын өскә каратып кигән Рәдиф. М.Галиев. Гариф бик ыспай һәм чибәр егет иде. Артка каратып таралган, дулкынланып торган кара чәч, коңгырт күзле, кыйгач кашлы ---. З.Зәйнуллин 3)Кемнең дә булса игътибарын җәлеп итү, үзенә тарту. Батюшка тавышының ягымлы гөрелтесе белән дә халыкны үзенә каратты ---. Г.Бәширов. [Әмин Галимович] Бер генә дә тотлыкмады. Җор, шаян сүзләр дә кыстырып, залны үзенә каратты. З.Дәүләтов 4) Яраттыру, үзенеке итү. [Гөлфизә] Типсә тимер өзәрлек бер авыл егетен үзенә каратты да куйды. И.Хәйруллин. Егетләр сизәләр, шушы коры сөяк Казбек Фаягөлне әллә кай ягы белән үзенә каратты. А.Хәсәнов. Мин бит сине, Ләйләдер дип белеп, Мәҗнүн кебек үлеп яраттым. Ah, өченче, ул өченче йөрәк! Ул үзенә сине каратты! Р.Корбан 2. каратып рәв. мәгъ.1) Кем яки нәрсә турында, кемгә, нәрсәгә багышлап. Син дустыма каратып, Җырлар язам яратып. Җыр 2) Яраштырып. Ул [иптәш] чынлап та «Интернационал»ны үзгәртеп, үзе әйтмешли, хәзерге чорга каратып, бик иркен эшләгән.М.Җәлил |