КАРА ТАКТА и. Мәктәпләрдә, уку йортларында акбур белән язар өчен хезмәт итә торган җайланма. Иптәш Үзбеков ана теленнән язма дәрес игълан итте дә кара тактага акбур белән берничә сүз язды. Ә.Баян. Кара такта сөя акбур төсен, ак таш битен ача күмергә: Тел хакына алар гел бергә... Л.Шагыйрьҗан. Шунда автор безнең карамакка тагын бер өр-яңа символ тәкъдим итә. Бу – кара такта. Р.Рахмани |