КАРАТА бәйл. 1) Юнәлеш килешендәге исем янында килеп, эш-хәрәкәтнең кемгә, нәрсәгә юнәлдерелүен белдерә: мөнәсәбәттә; мөгамәләдә. Бәлки, аның күңелендә дә Газинурга карата җылы хис калкынып куйгандыр, өмет уянгандыр. Г.Гыйльманов

2) Кемгә дә булса атап, мөрәҗәгать итеп

3)Кемгә, нәрсәгә дә булса атап, юнәлтеп; кем, нәрсә турында, хакында. --- булачак солдатларга карата яңа медицина таләпләре дә кертелде. Авыл утлары. Рөстәм Миңнеханов үзе өчен тавыш биргән сайлаучыларга алдагы эшчәнлегендә үзенә карата ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен җиткерде. Татарстан яшьләре

4) Кемгә, нәрсәгә дә булса багышлап, атап. Халык шаулашып, яратып, кул чабып алды, кияү белән кызга карата мактау сүзләре әйтелде. А.Шамов. Әсирләр лагеренда бер иптәшем белән фаҗигале очрашуга карата язылган бу шигырьне күп әсирләр үзләренең дәфтәрләренә күчереп алганнар иде.А.Алиш

5) Нәрсәгә дә булса яраштырып, килештереп, юнәлдереп. Сыйныфсызлык ягына күчәбез, һәрбер проблеманы үзебезнең файдабызга карата чишәбез. Һ.Такташ

6) Билгеле бер нәрсәгә муафикъ, ярашлы, бәйләнешле. Әдип күбесенчә авылның бай һәм хәлле катлавын яза, жанр картиналары да шуңар карата, шуңар муафикъ рәвештә бирелә.Г.Нигъмәти



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә