КАРАСУ с. 1) Кара төскә тартым; каралҗым. Йолкынган чәчкәләргә охшаган сәләмә бер төркем халык, карасу җепшек ком өстендә борыннары белән җиргә хәтле иелә-иелә, калын бер аркан тарталар... Ш.Камал

2) Каратутлы (тән төсе тур.). --- карасу йөзле, тараеп килгән иякле, сызылып чыккан кара мыеклы, ялтыр кара чәчле, тулы канлы, камыш буйлы бер җегет, кулындагы камчысын уйната биреп, көлә-көлә нидер сөйли. Г.Ибраһимов

3)Төп төскә караңгы төсмер кушылуын белдерә. --- көтүче Әбеш боларны [сыерларны] якты кояш астында ялтырап уйнаган Алтын-Күл буе белән, яшел сахраның чыклы үләне өстендә карасу зәңгәр эз калдырып, акрын гына куалап китеп бара иде инде. Г.Ибраһимов. Ә диңгездә... карасу яшел дулкыннар шаулый, көймә бер йомычка кебек чайкала. Куркыныч!.. Г.Әпсәләмов. Карасу яшел ылыс белән капланган чыршы ябалдашлары шундый калын, шундый куе. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә