КАРАРЛЫ с. Төпле булган, ышанычлы; икеләнүсез, тәвәккәл. Кар суы юлын табар, Карарлы кол йолым табар. Мәкаль. Мохтар карарлы тавыш белән: – Ләкин моннан болай күрәләтә җәберләтергә һич ярамый, – диде. Ш.Камал