КАРАР и. гар. 1)Ныклап уйланган төпле фикер, ният.Ике уйла, бер көт, шуннан карар беркет. Мәкаль. Без, иптәшләр белән сөйләшеп, туйны иртәгә үк ясарга карар бирдек. Ф.Бурнаш. Карар салып, ишәк китте кырга атлап. М.Гафури. Кабилә башы Фау аксакалларны җыйды. Алар шундый карарга килделәр: ялгыз йөрмәскә, суга кораллы сакчылар белән бергә җыйнау барырга ---. Р.Фәхретдинов 2) Нинди дә булса җыелыш, киңәшмәдән соң туган нәтиҗә, эш планы яки йөкләмә; шул турыдагы рәсми кабул ителгән документ. Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды КБО 10 500 000 сумлык микрозайм бирү турында карар кабул итте. Татарстан 3)Суд хөкеме. Килер ул көн, халык хөкем итәр, Карар булыр кискен һәм кыска. Каным белән язган соңгы җырым, Бул гаепләү акты фашистка. М.Җәлил 4) Нинди дә булса билгеле бер нәтиҗәгә яисә анык фикергә килеп тынычлану, канәгатьләнү. Ул [Мавия] – байлыкта да, мәхәббәттә дә карар таба алмаган кыз. М.Фәйзи |