КАРАП бәйл. 1)Юнәлешендә, табан. Тиешле кирәк-яракларны алгач, өчесе дә арбага утырып, авылга карап киттеләр. Г.Минский 2) Билгеле бер вакытка каршы, шул вакытка таба. Син кичкә карап нишләп йөрисең? Ф.Бурнаш 3) Нәрсәгә дә булса ярашлы рәвештә, туры китереп. Үлегенә күрә мазары, товарына карап базары, дигән бабайлар. Т.Гыйззәт 4) Карата, күрә, нәрсәнедер исәпкә алып, нәрсәдәндер чыгып. Кешесенә карап эш итү. Анасына карап – кызын, атасына карап улын коч. Мәкаль |