КАРАҢГЫЛЫ’-ЯКТЫЛЫ с. 1. 1) Караңгыланып яки яктырып җитмәгән; ярым караңгы яки бер өлеше генә яктыртылган. Мәдинә һаман йөгерә. Алдын-артын карамый чаба да чаба... Аның белән бергә уйлары чаба. Алар да шушы урамнар кебек караңгылы-яктылы... Иртән караңгылы-яктылы мәлдә Сәгыйдә апа сукрана-сукрана иренә ат җигәргә булышты. Б.Ислам 2) күч. Мәгърифәт, алга китеш җитмәгән. --- татар тормышының караңгылы-яктылы базларыннан торып фикер йөрткәндә, ул [Миргазиян Юныс] чыгышлары белән татар булган Буниннардан биш башка өстен дә кебек. А.Хәлим 2. и.мәгъ. Таң ата башлаган гына вакыт; иртәнге ярым караңгы чак. Әгъләм аннан-моннан гына капкалап, караңгылы-яктылыда ук чыгып китте. Ф.Хөсни. Караңгылы-яктылыда ишек шакыдылар. Кәеф ничек? |