КАРАҢГЫЛЫК и. 1) Якты булмау, караңгы булу. Айсыз төн. Бер кеше юк, тышта тып-тын, тик караңгы төн генә, Шул караңгылык эчендә «ул» да һәм тик «мин» генә. М.Гафури. Кояш чыгышы ягында өметсез караңгылык, моңлы күңелсезлек хөкем сөрә иде. Р.Гали

2) Караңгы булу хәле; караңгы чолганыш, караңгы фәза. Дөньяны төн караңгылыгы баскан. Г.Әдһәм. Тиздән карт белән эт тә кичке караңгылыкта эреп күренмәс булдылар. Я.Шәфиков

3)күч. Наданлык, томаналык, мәгърифәтсезлек. Халык массаларын наданлыкта, караңгылыкта тотарга тырышкан патша хөкүмәте [мәктәп ачарга] рөхсәт итми. С.Алишев. Сүзләренә, кыланышларына караганда, алар [татар ак качаклары] киткәч, йортта бәрәкәт, культура, акыл калмаган, совет наданлыкка таянып тора, ил караңгылыкта калган. Г.Исхакый

4) күч.Явызлык; реакционлык. Кешеләр мәңгелек караңгылык коллыгыннан якты дөньяга киләләр дә тормышның күз яшьле, канлы коллыгына барып эләгәләр. Ә.Гаффар. [Язучы] Тормышны караңгылык, газап, ерткычлык оясы итеп күрсәтә. Д.Заһидуллина

Караңгылык кабу Караңгы төшү, караңгылану.Шакып үттем һәрбер капкага, – Караңгылык җиргә капкан ла... Г.Сәлим. Караңгылык куеру Тагын да караңгылану.Ул [поезд] алга барган саен, караңгылык та куера иде. Р.Габделхакова. Атау өстендә караңгылык куера барган саен, басу читендәге ташпулатлардан саркыган сүрән яктылык көчәйде ---. Р.Вәлиев. Тиздән караңгылык тагын куера төште, һәм тирә-юньдә берни дә күренмәслек булды. С.Сабиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә