КАРАҢГЫЛА’У I ф. 1. 1) Караңгы итү, яктылыгын киметү, яктылыкны каплау, яктылык төшермәү. Бүлмәне караңгылау

2) Нинди дә булса якты әйберне, яктылыкны каплау, күләгәләү. Күкне болытлар караңгылау

3) макс. Маскировка максатларыннан утларны томалау

4)күч. Каралау; кара төсмер бирү. Шатлыкны куркыныч караңгылады. Г.Гобәй. Нәфисә уйлый: сугышчан егетләрнең йөзен икеләнү күләгәсе караңгыламыймы? Г.Бәширов

2. и. мәгъ.Сугыш вакытында дошман тарафыннан утка тотылу куркынычы булган объектларны төнлә яктыртмау, утларын каплау, яшерү һ.б.ш. чаралар системасы. Караңгылау әле һәр йортта, – Кичләрен ут алмый Минзәлә. Г.Хуҗи

Караңгылап алу Азга гына караңгылау

Караңгылап бетерү Тәмам, бик ныккараңгылау

Караңгылап тору Әледән-әлекараңгылау; берөзлексез караңгылау; хәзерге вакытта караңгылау

Караңгылый бару Акрынлап тагын дакараңгылау

Караңгылый бирү Бернигә карамыйкараңгылау

Караңгылый тору Караңгылауны акрынлап башлау; акрынлап караңгылау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә