КАРАҢГЫЛАНУ ф. 1) Кич җитү, караңгы төшә башлау; караңгы булып китү. Бара-бара аңа һава караңгылана башлагандай булып тоелды. Г.Әпсәләмов

2) з.-сыз Караңгы төшү; караңгы булып китү турында. Тышта караңгылана. Еракта, Идел өстендә, татарча җырлаган тавышлар ишетелә. Т.Гыйззәт. --- караңгылана, бөтен дөньяны кара болыт каплап алган төсле була. Г.Камалетдинов. Караңгылангач, Озын Гайса, ниндидер яшерен эшкә җыенган төсле, капкасын бикләде. К.Нәҗми

3) күч. Кырыслану, усаллану, кәефсезлек төсмерләре чалыну (йөз, чырай тур.). Әминәнең битенә кинәт кызыллык бәреп чыкты, иреннәре тетрәнеп куйды, йөзе әкренләп караңгыланды ---. Р.Вәлиев.

4) күч. Томаналану, артка калу. Аерымлану – корсагаяклы бөҗәк әкәм-төкәм кебек үз кабырчыгың эченә кереп яшеренү, цивилизацияле дөньядан артка калу, тагын да ныграк караңгылану, тормыш дәрәҗәсе начарлану --- ул. Н.Шәрифуллин

Караңгылана бару Торган саен, акрынлапкараңгылану. Төн караңгылана бара, болытлар куера, көзге вак яңгыр акрын, ләкин туктаусыз һаман сибәли иде... Г.Ибраһимов. Өй эче якты түгел, караңгылана бара; кояш иңгәнгә байтак вакыт үткән иде. Ш.Камал

Караңгылана башлау Караңгылану билгеләре барлыкка килү. Тирә-як караңгылана башлады. Г.Коләхмәтов. Бервакыт кояш баеп, урталык караңгылана башлады, урам тын булып калды. Ш.Камал

Караңгылана төшү Бераз караңгылану;тагын да ныграк караңгылану.Миннехановның йөзе тагын да караңгылана төште, сынаулы карашын Бәһрамга төбәде. М.Хәсәнов

Караңгыланып бару Акрынлап караңгылану. Пыяла чәчәк-чәчәк булып бозланган, тышта буран ыжгыра, карларны тәрәзәгә китереп-китереп бәрә, көн дә караңгыланып бара. Г.Мортазин

Караңгыланып бетү Бик ныккараңгылану

Караңгыланып калу Ниндидер бер вакыйгадан, хәлдән соң караңгылану.Тирә-як караңгыланып калды, һәм алда да, уңда да, сулда да рәтләп берни күренмәде. Н.Фәттах. Көләч йөзле кеше шикелле балкып торган больница кинәт төсен югалтты, караңгыланып калды. Р.Вәлиев. Хыяллары җимерелгәч, Ания өчен дөнья тагы да караңгыланып калды. Р.Габделхакова

Караңгыланып килү Акрынлап караңгылану.Җир өсте караңгыланып килә. Ә.Еники. Инде караңгыланып килә. Ә.Сәлах

Караңгыланып китү Кинәт караңгылану.Рәшидә моны ишеткәч, берьюлы җитдиләнеп, хәтта караңгыланып китте. Ә.Еники

Караңгыланып тору Караңгыланган хәлдә булу. Тәрәзәләрнең зурлыгына карамыйча, бүлмә әллә ничек каралып, караңгыланып тора иде. Ф.Әмирхан. Монда калкып торган ташлар юк иде, су өсте караңгыланып тора, төбе күренми. Н.Каштанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә