КАРАҢГЫ с. 1. 1) Якты булмаган; якты төшмәгән. Курыкма, атым, кыю «чикмәнле»нең Караңгы төн туры юлдашы. М.Җәлил. [Муса] Төшемдә үз-үземне бер караңгы җирдә күрдем, дөм караңгы җирдә. Шушы караңгы җирдән чыгарга бик телим икән, имеш тә, тик юл таба алмыйм, имеш. З.Бигиев. Бүлмәнең караңгы бер почмагындагы киң бер караватка чалкан яткан бер кеше минем аяк тавышларыма бераз гына кымшанган шикелле итте ---. Ф.Әмирхан

2) Төп төстән куерак, каралҗым төсмердәге. Миңлегөл үзенә бик килешле караңгы зәңгәр күлмәктән, яланбаш. Р.Төхфәтуллин. Тәвә абаганың спорофиллары башта ачык яшел төстә, ахырдан караңгы көрән төскә керә. Ботаника

3) күч. Надан, белемсез, артта калган; мәгърифәтсез. Халык мохтаҗлыкка һәм җелекне суыра торган авыр хезмәткә дучар ителеп, мәдәнияттән читләтелгән бер заманда, Тукайның шигырьләре һәм шигырьләре белән бергә исеме, үзе исән вакытта ук, иң караңгы татар авылларына кадәр барып җиткән. И.Нуруллин

4) күч. Кәефсез, күңелсез (кеше йөзе тур.). Бирмә сер һичкемгә; сөйләшсәң сөйләш өстән генә; Көл караңгы йөз бирү анчак килешмәстән генә ---. Г.Тукай

5) күч. Усал, төксе, ризасызлык белдергән (кеше йөзе тур.). Инде кызлар дисәң, алар да караңгы чырай күрсәтми төсле. Г.Бәширов. Ул арада кара киемле, караңгы чырайлы, телсез надзирательләр, ым белән генә юллап, мине тар тимер баскычлардан төрмәнең югары катына алып менеп киттеләр. И.Салахов. Әйттем бит: караңгы чырайлы бер кызый, тамчы да кызыгы юк… Г.Гыйльманов

6) күч. Серле булган, билгесез. Кияү ат шикелле: караңгы товар. Мәкаль. Шомлы киләчәгем караңгы минем. Ш.Мостафин

7) күч. Ямьсез, шатлыксыз, күңелсез, өметсез; авыр тәэсирле, начар. Бөтен җәй яңгыр таммады --- бу кечкенә караңгы тормышта мыжгырдаган крәстиәннәр ачыгып хәлдән тайдылар. Г.Ибраһимов

2. и. мәгъ. Караңгылык. [Хәйретдин абзый] Киндер алъяпкычын бәйләгән, себеркесе-көрәге кулында, һәркөн караңгыдан торып, кыштыр-кыштыр урам себерә ---. Ә.Еники. [Мирхас] Караңгыда кардыга килде, тайлар ярата торган яланнарны, үзәнлекләрне айкап чыкты. Х.Камалов. Ләйсән, борылып, караңгыда сәер ялтыраган күзләрен иренә күтәрде ---. М.Маликова.

3. хәб. сүз мәгъ. Караңгылык хәле. Караңгы дип килми калма, Ай булмаса, йолдыз бар. Җыр. Ниһаять, тәрәзә рәшәткәсе күгәреп беткән озынча бүлмә. Ярым караңгы. И.Салахов

Караңгы иңү к. караңгы төшү. Тиздән караңгы иңәр. К.Нәҗми. Караңгы кабу к. караңгы төшү. Без торган саен ашкыныбрак атлый бирдек. Чөнки караңгы капканчы ничек тә тау түбәсенә менеп җитәсе килә иде. Ф.Абдуллин. Караңгы күздә Көн яктысы булмаган вакытта. Караңгы күзле Көн яктысы җитмәгән.Ир-ат караңгы күзле кышкы көннәрдә читкә китеп, сезонлы эшләрдә йөри иде. С.Рафиков. Караңгы почмак Илнең мәдәни үзәкләреннән читтә торган җире. Олы Россия диңгезендә күтәрелгән куәтле революция дулкыннары да илнең караңгы почмакларында яшәгән халыкларның кайбер караңгы катлауларына баштарак менә шулай булып тоелды. Г.Ибраһимов. Караңгы төшү Караңгы була башлау, кич караңгылыгы куеру. Укый торгач кич булды, караңгы төште, өйгә ут алдылар. Г.Бәширов. --- кич караңгы төшкәч, Кызыл Яр катау турысына, ташлы ярга бер көймә килеп туктады. Н.Фәттах. Ул арада кояш баеды, караңгы төште. Көндез шау-шу килеп кайнап торган шәһәр тынып калды. Ш.Еникеев. Караңгы чүгү к. караңгы төшү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә