КАРАНУ ф. Әле бер, әле икенче якка карау. Фәтхулла хәзрәт ашый һәм шул ук вакытта күзе белән тирә-якны карана иде. Ф.Әмирхан. Шәмси, күзләрен угалап, як-ягына каранды. Г.Бәширов. Җиһангир тукталып, кашларын җыерып, як-ягына каранды. Н.Хәсәнов Карана башлау Каранырга тотыну. Ул [Исмаилҗан] күтәрелә төшеп, тирә-ягына карана башлады. Г.Әпсәләмов. Утыра торгач, Касыйм ага як-ягына карана башлады ---. И.Хуҗин Карана төшү Карануны тагын да арттыру Каранып алу Тиз-тизкарану. Сумка тулы пачка-пачка акча күргәч, Сәгыйтьнең аяк-куллары калтырый башлады. Ул тиз генә як-ягына каранып алды ---. Ә.Дусайлы. Колакларына орылып киткән «Хаба» сүзен һичкем искәрмәде. Бары тик Хәбибрахман гына уңына һәм сулына каранып алды. Ф.Яхин Каранып тору Озак вакыт карану. Баштарак кыяр-кыймас кына каранып торган Һади да тыгыз рәт булып баскан малайлар янына килде. А.Гыйләҗев |