КАРАНДАШ и. Графитка яки башка берәр төрле буяуга агач һ.б.ш. тышча киертелеп ясалган, таякчык формасындагы язу-сызу әсбабы. Ул [әти] верстагы янында бармак юанлыгы калын зәңгәр карандашы белән рамга ярасы такталарын сызгалый. Г.Бәширов. --- якынча 1790 елда австралиялеләр һәм французлар, бер-берсеннән бәйсез рәвештә, карандаш өчен грифель уйлап табалар. М.Вәлиев. Директор, борчылып, түбән караган килеш утырды, кулындагы карандашны өзлексез әйләндерде. З.Гиниятова ◊ Карандаш очына алу Язып, теркәп кую. Бер фикер тудымы – карандаш очына ал. Г.Әпсәләмов |