КАРАМЧЫК и. Тонык кара тап, силуэт; карачкыл. Берзаман, ялгыз уйланып йөргәндә, күккә таба караган иде, ерактан бер зур карамчык очып килгәнне күрде. Әкият. Уң якта, бик еракта, кыр өстеннән аз гына калкып, соры карамчык булып, бер авыл күренә. Г.Бәширов. Яңгыр астыннан бер карамчык чыгып, тәрәзәгә якынайды. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә