КАРАМЕЛЬ и. лат. 1. Шикәрне җылыту яисә шикәр эремәсен һәм бәрәңге крахмалын кайнату юлы белән әзерләнә торган кондитер эшләнмәсе яки шундый эшләнмәнең состав өлеше. Лифтёр карт, соң дәрәҗәдә сөенеп, тәм белән уйный, уң кесәсеннән очсызлы карамель чыгара да теш арасында кетер-кетер кимерә башлый. М.Галиев. Журналист, йөзенә чиркану чыгарып, стаканлы чәйне читкәрәк этеп куйды, ләкин авызында эреп бетмәгән карамель тынгы бирмәгәч, чәйне тагын үзенә алды. К.Кәримов. Әткәй белән әнкәй ризалыгыннан башка Иосифка әйләнгән кешегә хан бабабыз сандык эченә берәр генә карамель булса да салды микән? Д.Салихов

2. с. мәгъ. Шундый ысул белән әзерләнгән. Иртән кибеткә кереп, матур ялтыравыклы кәгазьләргә төрелгән карамель конфетлар алдым. Г.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә