КАРАМАК и. кыек килеш. форм. 1) Берәр шәхес яисә оешманың ихтыяры, җаваплылыгы яки җитәкчелеге. [Әҗәл:] Анысы минем карамакта түгел. [Әлмәндәр:] Карамак, карамак. Муеның сузып, минем янга син килгәнсең ич. Т.Миңнуллин. Дилбегә миңа тоттырылды. Арба минем карамакта. М.Юныс. Габдулланы Өчиле авылына Зиннәтулла бабасы карамагына озаталар. Н.Хисамов 2) Мөмкинлек, файдалана алу хакы. – Минем карамакта, – диде Закир, сәгатенә күз ташлап, – бер сәгать тә ун минут. Г.Минский |