КАРАЛЫК и. 1) Кара төстә булу. Каралыгына киная итеп, аны [Баязитны] «чуенның ундүртенче кичәсе» дип йөртәләр. Б.Камалов 2) Караңгылык. Төн караңгы, җир-күк куе каралык эченә кереп югалган. Г.Ибраһимов 3)күч. Наданлык, аңсызлык. Наданлык, каралыктан череп беттек, Гыйлем белән үзебезне саклау кирәк. Г.Камал 4) күч. Рухи җитешсезлек, әшәкелек, әхлакый-рухи яктан тупаслык. Өй эчендә бер генә минут тору да күңелгә авыр сымак тоела, күңелгә каралык китерә төсле. М.Гафури. Балалар күңеленә каралык каян иңә? Идел |