КАРАЛЫ с. 1. Кара төс белән башка төс аралашкан, катнашкан (мәс., каралы-кызыллы, каралы-күкле). --- төрле төсләрне белдергән ясалма сыйфатлар парлашып килә: аклы-каралы, кызыллы-яшелле, зәңгәрле-яшелле һ.б. Ф.Хисамова. Иң беренче шунысын әйтергә кирәк, ул вакытта (1977 ел) Татарстан телевидениесе бары тик аклы-каралы төс белән эшли торган аппаратурага гына ия. Казан утлары 2. и. мәгъ. Карага манылган, кара төстәге яки кара бизәкләре, кара буйлары булган кием. Аклылары акка калсын, Каралыны киегез. Җыр |