КАРАЛУ II ф. 1)төш. юн. к. карау 2) Сәламәтлек ягыннан тикшерелү, медицина комиссиясе үтү. Шушы очрашудан соң ул [Тукай], солдатка каралырга дип, авылга кайтып китте. Г.Камал. Яшьтәшләре беренче мәртәбә каралырга киткән көнне Әхмәтзариф ат җигеп көлтә кертергә чыкты ---. М.Мәһдиев. Аннан соң [Габделхәйне], көтмәгәндә, каралырга барган җиреннән «годен» дип, туп-туры сугышка алып куйдылар. Т.Мөбарәков 3)Тиешле дәрәҗәдә төзек тотылу, ныгытылу, төзекләндерелү; төзәтелү, тазартылу. Ә өй каршында бакча. Тик анысы каралмаган. В.Нуруллин. [Карт:] Улым, быел әле каберлек каралмаган. Чүп-чарга баткан дип аптырама. Р.Рахман Каралып бетү Тәмам, тулысынча каралу Каралып йөрү Хәзер яки күптәннән бирле каралу Каралып тору Гел, даимикаралу |