КАРАЛУ I ф. 1) Кара төс алу, шундый төскә керү, караңгылану. Көз. Кырысланды һава, Көн-төн яңгыр ява. Каралдылар кырлар, Баткакланды юллар. Ә.Исхак. --- аргы яктагы таулар элек зәңгәрләнеп күгәрделәр, аннан соң каралдылар. Р.Гали 2) Каратутлану, кара төскә керү. Комбатның йөзен җил ашаган, каралган булса да, ул яп-яшь, дулкынланудан яңакларына хәтта алсулык та чыккан. Г.Әпсәләмов 3)Керләнү, пычрану. Аның [Мәскүдә түтинең] артыннан яңагын яулык белән бәйләгән, кайчандыр зәңгәр төстә булып, хәзер инде яка, җиң, корсак тирәләре пычак кайрарлык ялтырап каралган, салават күперенең бар төсләрен үзенә җыйган пинжәк кигән --- мари карты Биктубай үрмәләде. Х.Мөдәррисова. Габделнур берчакны, сынап карар өчен генә: – Күлмәк якасы каралган икән, – диде. Р.Кәрами 4) Куе булып, кара, караңгы төстә күренү. Тик каршыдагы урманнар гына кашларын җимергән усал кеше төсле үз караларына каралып, өскә җимерелердәй булып торалар... Ә.Еники 5) күч. Наданлану, аңсызлану, әхлакый һәм рухи яктан тупаслану. Күңел каралу Карала бару Акрынлап, торган саен каралу. Машина артыннан күтәрелгән тузан торган саен куера, карала барды. Ф.Зыятдинов. Никонов сөйләгән саен, Штельмахның йөзе карала барды. З.Зәйнуллин Карала башлау Каралырга тотыну. Бүрәнә юанлыгы шомырт агачларыннан карала башлаган зур шомырт тәлгәшләре асылынып тора ---. Г.Бәширов. --- күктә яп-якты булып янучы кояш кинәт карала башлаган. Ф.Яруллин. Кышның гомере кыскарган, тау битләре дә карала башлаган. Ш.Янбаев Карала төшү Берникадәркаралу; тагын да каралу. Мәүлетдиннең йөзе карала төште. З.Зәйнуллин Каралып бару Акрынлап каралу. Үз матурлыгын югалтып, Кар да каралып бара. Алмаш Каралып бетү Тәмам, бик ныккаралу. Каралып беткән сәләмә шахтёрлар рудник тирәсендә дәрья кебек дулкынлана, кайный иде. Ш.Камал. Ә безнең ишеләр гөнаһка чумып, каралып бетә. К.Тинчурин. Ихата каралып беткән тәбәнәк койма белән әйләндереп алынган. Р.Кәрами Каралып калу Ниндидер бер вакыйгадан соң каралган хәлгә килү. Өстәлдәге лалә чәчәкләре дә нидер сизенгәндәй моңаеп, каралып калдылар. Тел – белемнең ачкычы Каралып китү Кинәт каралу. --- Ык суы шул болытлар астына кояш кереп качкач каралып китте. Ф.Садриев. [Сиринә Сәмигулловнаның] --- болай да озын кара керфекләре буяудан тагын да каралып киткән кебек. З.Хөснияр Каралып тору Гел, даимикаралу; каралган хәлдә булу. Малайның ике тез башы да каралып тора. З.Хөснияр. --- «К-700» көпчәге --- яссы таш уртасындагы тишектә бәке күк каралып тора. Ә.Гаффар Каралып утыру Каралган хәлдә булу. Кама урманчылыгы хәзер каралып утырган ул имәннәрне нишләтергә белми. М.Мәһдиев. Ихатасыз өйләр каралып утыралар. Т.Миңнуллин Каралып чыгу Тиз арада тәмамкаралу. Хуҗаның йөзе каралып чыкты. З.Хөснияр. Кояшның шул кеше өчен оялудан йөзе каралып чыккан. К.Закирова Каралып яту сөйл.Каралу хәлендә булу; каралган булу. Вәлимхәммәт белән атлый-йөгерә, караңгыда абына-сөртенә өч километр ярым юл үтеп, кар өстендә каралып яткан нарат бүрәнәләр янына килеп җитсәләр, «чүрәкәй Апанасова» инде шунда --- иде. Л.Хәмидуллин |