КАРАЛТУ ф. 1) Кара итү, карага буяу; кара төскә кертү. Ай урагы кебек кашларыңны Кем бәхтенә шулай каралттың? Н.Исәнбәт. Казансуда коткаручылар боз кисү, каралту белән шөгыльләнде. Ватаным Татарстан

2) махс. Металл өстенә тутыктырмый торган кара окись йөгертү. Урмановның күзләре каралтылган корыч кебек ялтырый. Г.Әпсәләмов

3)Каратутлы итү. Бу вакытта аның [Шәйхаттар бабайның] язгы җил каралткан җыерчыклы йөзендә һәркайчан була торган елмаю юк иде. Г.Гобәй

4) Керләндерү, пычрату. Аклы күлмәк якаларын Кимичә каралтмагыз. Җыр

5) күч. Кайгылы, хәвефле, бәхетсез итү; төшенкелек китерү. --- йортның хәзерге кыяфәте, ала-колалыгы, купкалаган, җимерелгәнлеге, тузан белән яшькелткә әйләнгән тәрәзә пыялалары, гомумән, әллә ничек янган, көйгән, ташландык шикелле булып торуы минем эчемне пошыра, күңелемне каралта, моңландыра, әллә нишләтә иде. Ф.Әмирхан

6) Яманлап күрсәтү, начар итеп таныту

7) иск. Алдау, күз буяу, ялгыш юлга этәрү. Җитәр дин исеменнән кеше талау, җитәр шәригать исеменнән халыкны каралту, җитәр болганчык суда балык тоту! Г.Тукай

8) Исемен пычрату, яла ягу

Каралта бару Торган саен тагын да каралту

Каралта башлау Каралтырга керешү

Каралтып алу Азга гынакаралту; тиз арада каралту

Каралтып бетерү Тәмам, бик ныккаралту

Каралтып кую Тиз арада каралган хәлгә китерү. Янгын салам түбәне бераз көйдереп, каралтып куйды. Г.Ибраһимов

Каралтып тору Даими яки әледән-әлекаралту; каралту белән шөгыль итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә