КАРАЛАНУ ф. сир. 1) Нәрсәгә дә булса буялып каралу; кара төскә керү. Кайбер бүлмәләрнең ишек башлары күмерләнеп караланган. Ш.Камал 2) Керләнү, пычрану. Минем өстем тузган, ертык-пыртык, Караланган керле күлмәгем. М.Җәлил 3) күч. Яла ягылу, кимсетелү. Дошманга ялланганчы, үлгәнең артык. Без алай да җитәрлек караланган. Г.Әпсәләмов Каралана бару Акрынлапкаралану Каралана башлау Караланырга тотыну; каралану билгеләре күренү Каралана төшү Тагын дакаралану; бераз каралану Караланып алу Азга гына, берникадәр вакыткакаралану Караланып бетү Тәмам, бик ныккаралану Караланып тору Даими яки әледән-әлекаралану; караланган хәлдә булу |