КАРАЛАМА и. 1. Акка күчерелмәгән, төзәтү хәлендә булган язу-сызу һ.б.ш. Ни гаҗәптер «Әнкәмнең догалары»н бик җиңел яздым. Хәзер менә искә төшерергә тырышып утырам... Караламасы да калмаган, кәгазе дә... Р.Миңнуллин. Караламаны Әхмәров әзерләгән иде, аны яңадан кат-кат тикшереп чыктылар. Ф.Әмәк

2. с. мәгъ. Акка күчерелмәгән, төзәтү хәлендә булган. Ильяс үзенең яраткан хыялы турында бик озак сөйләде, үзенең булачак комбайнының каралама эскизларын күрсәтте. Г.Әпсәләмов. Каралама сүзлекчәнең язмышы миңа билгесез, һәрхәлдә аның дөнья күрмәгәнлеген генә беләм, чөнки ул рефераттан башка яши ала торган мөстәкыйль хезмәт түгел. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә