КАРАКҮЛЧЕ и. 1) Каракүл бүрекләр, туннар һ.б.ш. кием тегүче кеше.[Гыйсмәтне] атасы Мәскәүдәге бер авылдашы каракүлчегә малай итеп җибәргән, [ул] анда бүрек тегәргә өйрәнгән. Г.Гали

2) Каракүл сарыклары асрау белән шөгыльләнүче кеше

3)иск.Каракүл әйберләр белән сату-алу итүче сәүдәгәр. Кибетең матур, җиһазлары ару, каракүлчеләрдә тагын мондый кибетләр бармы икән? Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә