КАРАКҮЛ и. 1. 1) Урта Азиядәге каракүл токымыннан булган сарык бәрәннәренең махсус эшкәртелгән тиресе. Бу кәрванчы байларның берсе --- тимер һәм чуен әйберләр шикелле фабрик һәм завод маллары илтеп, аннан ефәк, каракүл, илтер, җимеш һәм дөге шикелле нәрсәләр алып кайтып кәсеп итүче атаклы һәм данлыклы Мортаза бай иде. М.Галәү 2) Шундый тиредән тегелгән кием.Байлар кияр каракүл, без киябез эшләпә; Ходай бәхетне бирмәсә, баеп булмый эшләп тә. Җыр 2.с. мәгъ. Шундый тиредән эшләнгән.[Алма сатучы] каракүл бүрекне кыңгыр салган, өстендә трико кәзәки, кәзәки кесәсеннән сәгать чылбыры салынып тора, ә телгә дисәң, товарын мактарга дисәң, авызына шайтан төкергән инде. Ф.Хөсни.Өстенә җөббә, аягына шиблет, башына каракүл бүрек кигән, җитү чәчле шома Казан шәкерте Зәки Гайфи тәкәллеф белән генә атлап барды. Г.Ибраһимов. Каракүл якалы пәлтә киеп йөргән нәчәлникләрнең яңаклары кырынмаган булмый. М.Мәһдиев |