КАРАКУЧКЫЛЛАНУ ф. Каракучкыл булып китү; караңгылану. Караңгы төште. Су каракучкылланып, дегеткә охшап калды. М.Хәсәнов Каракучкыллана бару Акрынлап каракучкыллану Каракучкыллана башлау Каракучкыллану билгеләре күренү, шундый төскә керергә тотыну. Акрын гына баткан кояшның күк йөзендә калдырган ялкынлы кызыллыгы каракучкыллана башлады. Ф.Әмирхан Каракучкыллана төшү Берникадәр, тагын да каракучкыллану Каракучкылланып бетү Бик нык, тәмам каракучкыллану Каракучкылланып тору Каракучкыл булып күренү |